10 февральдә үзәк китпханәсендә 3 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары рәссам, капитал-шоу “Поле чудес” – “Могҗизалар кырында” катнашкан шәһәрдәшебез Фазыл Шиапов белән очрашты. Фазыл Әгләмович балаларга максатка ирешү өчен тырышу һәм белем кирәклеген төшендерде.
Кичә “Зәй шикәре” агрофирмасының “Родина” бүлекчәсендә район терлекчелек тармагының узган ел һәм агымдагы елның гыйнвар ае эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләү буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов катнашты.
8нче февральдән 13нче февральгә кадәр Татарстанның барлык мәктәпләрендә депутатлар катнашында парламент дәресләре башланды. Парламентарий вәкилләре дәресләрдә Дәүләт советы эшчәнлеге, законннар кабул итү, аның әһәмияте турында сөйләп, укучыларның сорауларына җавап бирәләр.
14 февраль көнне Яңа шәһәр урман янында урнашкан чаңгы базасында “Чаңгы юллары – 2016” традицион спорт акциясе үткәрелә. Ярышларны ачу тантанасы көндезге сәгать 11 дә башлана. Катнашучыларга старт 9 сәгатькә билгеләнгән .
Зәйдә беренче мәртәбә “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль туры Гала-концерты оештырылды. Берсеннән-берсе талантлы балаларның чыгышларын тамашачылар мул алкышларга күмде. Фестивальнең район туры җиңүчеләрен район башлыгы Разиф Кәримов,
Нәрсә ул Зәйнең “Варфоломей төне”? Кайда сәнәкчеләр сугышы барган? Кемнәр алар сәнәкчеләр? Әлеге сорауларга җавапны 9 февральдә туган якны өйрәнү музеенда “Зәйдә крестьяннар протесты” – дигән тематик кичәдә катнашучылар ачыклады.
Татарстанда агымдагы ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Шул уңайдан территориясендә сусаклагычлар булган районнарны махсус республика программасына кертеп, сулыклар тирәләрен төзекләндерү, тәртипкә китерү максат итеп куела.
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов балалар бакчаларының матди техник базасы, тәрбия бирү процессы белән танышуын дәвам итә. Бу көннәрдә ул “Якты коңгыз”, “Теремкәй” бакчаларында булып, физик культура, музыка, татар теленә өйрәтү дәресләрен карады,
Табигатькә, тирә- юньгә мәхәббәт бала чактан тәрбияләнә. 9 февраль көнне шәһәр мәдәният йорты китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Рябинка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен “Среда обитания” дигән китап буенча әңгемә үткәрделәр.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының уртак коллегия утырышында Зәй ГРЭСын реконструкцияләү, магистраль челтәр үсеше бурычын куйды. Икътисадны ныгытуда зур роль уйнаучы, электр энергиясе һәм җылылык белән тәэмин итүче станцияне нигә тулы куәтенә эшләтеп, халык ихтыяҗын тулаем канәгатьләндермәскә?