Табигатькә, тирә- юньгә мәхәббәт бала чактан тәрбияләнә. 9 февраль көнне шәһәр мәдәният йорты китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Рябинка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен “Среда обитания” дигән китап буенча әңгемә үткәрделәр. Чараны алып баручы балаларны табигать дөньясы, сирәк очрый торган җәнлекләр һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштырды. Балалар табигатьне ярату- тирә-якны саклап тоту кебек төшенчәләрне кызыксынып тыңладылыр. Барысы 20 бала катнашты.