Зәйдә “Созвездие-Йолдызлык 2016” фестивале старт алды

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

Зәйдә беренче мәртәбә “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль туры Гала-концерты оештырылды. Берсеннән-берсе талантлы балаларның чыгышларын тамашачылар мул алкышларга күмде. Фестивальнең район туры җиңүчеләрен район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Президенты каршында мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең башкарма директоры Наталья Смирнова, республика яшьләр иҗтимагый оешмасы директоры Айдар Гайнетдинов тәбрикләделәр. Ике сәгатьтән артык барган шоу-тамашада үзенчәлекле чыгышлар һәркемне әсир итте. Бәйгенең район турында җиңү яулаган яшь талантлар 5, 6 мартта Сарман районында үтәчәк төбәк турында катнашачак. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International