Барлык зәйлеләрне “Россия чаңгы юллары -2016”га чакырабыз!

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне Яңа шәһәр урман янында урнашкан чаңгы базасында “Чаңгы юллары – 2016” традицион спорт акциясе үткәрелә. Ярышларны ачу тантанасы көндезге сәгать 11 дә башлана. Катнашучыларга старт 9 сәгатькә билгеләнгән . Акция зәйлеләрне спорт һәм сәләмәт яшәү рәвешенә тарту һәм чаңгы спортын пропагандалау. Алдан килгән катнашучыларга сувенирлар һәм чаңгы кирәк-яраклары тапшырылачак. Шулай ук “Россия чаңгы юллары -2016” акциясе 1-5 мәктәп базаларында һәм авыл җирлекләрендә үткәрелә. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International