Татарстанда агымдагы ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Шул уңайдан территориясендә сусаклагычлар булган районнарны махсус республика программасына кертеп, сулыклар тирәләрен төзекләндерү, тәртипкә китерү максат итеп куела. Безнең районда да шәһәребезнең иң матур урыннарының берсе булган Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы уртасыннан агучы Карамалы елгасын чистарту, ләмнән арындыру эше район башлыгы Разиф Кәримов башлангычы белән старт алды. Елганы тәртипкә китерүгә февраль башыннан Әлмәт оешмасы алынды. Зәйлеләр Карамалы буенда эшләүче махсус техниканы, әлбәттә, күрми калмагандыр. - Халык тарафыннан Карамалы елгасының пычрануына борчылып, аны тәртипкә китерүне сораган мөрәҗәгатьләр шактый булды. Район башлыгы Разиф Кәримов әлеге мөрәҗәгатьләрне игътибарга алып, тиешле чаралар күрү мөһимлеген алгы планга куйды. Хәзерге вакытта Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Карамалы елгасын ләмнән арындыру, чистарту, тирәнәйтү белән махсус техникасы булган оешма хезмәткәрләре шөгыльләнә. Эшне кыш аенда башкару да махсус планлаштырылды, чөнки туң җир өстендә эшләү паркның, ярларның яшеллеген бозмаска ярдәм итәчәк. Елганы уртача ике метрга тирәнәйтү карала, бу җәйге чорда сай урыннарның җылынып, суүсемнәр белән каплануына юл куймауны күздә тотып эшләнә. Чистарту эшләре төгәлләнеп килә. Язга чыгуга, елга буен ныгыту, агачлар утырту, яшелләндерү эшләрен башлаячакбыз, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов. Ә әлеге паркның һәрчак тәртиптә булуы алга таба үзебездән торачак. Җәмәгать, су буен чүпләмичә, аның тын гына агуына сокланып, туган ягыбыз табигатенә хозурланып яшик. Энҗе Әгъләмова