Нәрсә ул Зәйнең “Варфоломей төне”? Кайда сәнәкчеләр сугышы барган? Кемнәр алар сәнәкчеләр? Әлеге сорауларга җавапны 9 февральдә туган якны өйрәнү музеенда “Зәйдә крестьяннар протесты” – дигән тематик кичәдә катнашучылар ачыклады. Әлеге тарихны чарада катнашучы “Мефро-уилз, заво-Заинск” ширкәте ветраннарына Виктор Артемович Китов сөйләде. Аның әтисе ул вакытта милициядә эшләгән. 1920 елның 9 февралендә төнге сәгать 10 да А.В. Милованов җитәкчелегендә 4меңгә якын халык волостьның үзәк урамнарына җыела. Аларның бергенә теләге була: ни генә булмасын совет власте турында сүз катмаска. Партия һәм совет власте органнарын кулга алу бернинди каршылыксыз башкарыла. Милиция йорты янында гына үзара атышлар булып ала: атыш вакытында милиция бүлеге җитәкчесе Н.Демин һәм атлы милиция өлкәне К.Хмелюк үтерелә. 9-10 февраль көннәрендә тагын биш милиция хезмәткәре үтерелә. 9-21 февраль көннәрендә 400 продотрядчы өчен кара көн булып кала – аларны ерткычларча үтерәләр. Алар арсында партиясезләр дә була. Алар күмелгән җирдә истәлек билгесе тора, ул тимер койма белән әйләндереп алынган. Кызыл мәйдан урамы матур исем белән бәйләнмәгән, ә кан сеңгән урын истәлеге булып саклана.