Зәй мәктәпләрендә парламент дәресләре бара

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

8нче февральдән 13нче февральгә кадәр Татарстанның барлык мәктәпләрендә депутатлар катнашында парламент дәресләре башланды. Парламентарий вәкилләре дәресләрдә Дәүләт советы эшчәнлеге, законннар кабул итү, аның әһәмияте турында сөйләп, укучыларның сорауларына җавап бирәләр. Иң беренче парламент укулары 2009нчы елда үткәрелгән иде. Шул вакыттан ул ел саен үткәрелә. Быелгы парламент укулары инде – сигезенчесе. Ул «Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт» темасы буенча уздырыла. Дәресләр сәяси-хокукый культура һәм укучыларның актив гражданлык позициясен формалаштыруга багышлана . Безнең район, шәһәр мәктәпләрендә дә укучылар белән очрашуларга җирле депутатлар килә. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International