Быел районда көненә йөз тонна сөт җитештерү бурычы куела

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә “Зәй шикәре” агрофирмасының “Родина” бүлекчәсендә район терлекчелек тармагының узган ел һәм агымдагы елның гыйнвар ае эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләү буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов, район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов катнашты. Агрофирмалар һәм бүлекчәләр, “Нива” ширкәте җитәкчелеге, зообелгечләр, товарлыклы-сөтчелек комплекслары һәм фермалар мөдирләре катнашында узган киңәшмәдә сүз мөгезле эре терлек, шул исәптән савым сыерлар баш санын, сөт җитештерүне арттыру, продукция сыйфатын яхшырту турында барды. Районда ел ахырына мөгезле эре терлек баш санын -18 мең, савым сыерларны 5 мең башка җиткерү потенциалы бар. Быел көненә йөз тонна сөт бурычы тора. Моның өчен мөмкинлекләр, шартлар да юк түгел. Разиф Кәримов чыгышында агымдагы елның терлекчелек тармагында җаваплы чор булуын әйтеп, хуҗалык җитәкчеләре һәм зообелгечләр, товарлыклы-сөтчелек комплекслары һәм фермалар мөдирләрен җиң сызганып эшләргә чакырды. “Зәй шикәре” һәм “Зәй” агрофирмаларына ай саен 50шәр бозау алып, аларны технология таләпләре буенча карап, ашатып, тана итеп үстерү бурычын куйды. Гыйнвар аенда сөт җитештерүнең ныклап артмавына, бозау бар, ә сөт юк, дип борчылуын белдерде. Семинарның практик өлеше Чыбыклы товарлыклы-сөтчелек комплексында оештырылуы очраклы булмады: биредә бозаулар алу, аларны технолик таләпләр буенча карау һәм ашату, аларны стандартларга туры китереп таналар итеп үстерү башкаларга өлге итеп куярлык. Әлеге хуҗалык аннан үз таналарыннан сәламәт бозаулар да алачак. Кыскасы, биредә бозаулар беркая чыкмыйча, тана булып үскәнче, ябык цикл белән асрала. Мондый эш алымы Әхмәт товарлыклы-сөтчелек комплекында узган елдан алып барыла инде. Үз таналарыңнан алынган бозаулар авыруларга бирешми, яшәүчән була. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International