Үзәк китапханәдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 яшьлегенә багышланган әдәби- музыкаль кичә үтте. Кичәдә “Надежда” һәм “Вдохновение” оешмалары катнашты.
Түбән Биштә Туфан Миңнуллинның “Аерылабыз хуш инде” спетаклен сәхнәләштерделәр. Спетакль бик тә эчтәлекле һәм гыйбарәтле булды. Анда клуб, почта, мәктәп хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре катнаштылар.
Районда спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елы уңаеннан иске Зәйнең район мәдәният йортында “Спортинейджер” бәйгесе үтте. Ул 1 мәктәпнең укучы балалары катнашында булды. Балалар үз көчләре белән төрле халык һәм хәзерге заман биюләре әзерләделәр һәм күрсәттеләр.
12 февральдә Гулькино авылы мәктәбендә “Гражданин. Общество. Государство» темасына багышланган парламент дәресе булып үтте. Ул мәктәп балалры өчен район Советы депутаты Светлана Инькова катнашында булды.
Зәйдә боз сараенда кызу хәтта: бил алыш киеренкеленә бара. Зәйдән 65килограмм авырлыкта Динар Кәримов, 75 килограммда бил алышкан Айнур Әхмәтшин белән Илнар Садыйков, 90 килограмм авырлыкта Радик Сәлаховлар бил алышка икенче әйләнешкә керергә җыена. Ә хәзергә келәмнәрне авыр үлчәүдәгеләр яуларга ниятли. Зәй алыпбатырлары Нияз Җамалиев, Рөстәм Бәдретдинов, Андрей Захаров, Сергей Павликларга уңышлы чыгыш ясарга язсын.
- Иң беренче әйтеп үтәсем килә, мондый масштабта Муса Җәлил турнирын оештыру беренче тапкыр. Биниһая күп тамашачылар, катнашучылар бигрәктә шатландыра. 51 команда, 500 дән артык көрәшче – димәк традицияләребез, мәдәниятыбыз яши һәм саклана дигән сүз – диде Марат Әхмәтов
Зәйнең Яшьлек” боз сараенда “Ватаным Татарстан” республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылучы татар-башкорт милли көрәше традицион турниры ачылды. Аны ачу тантанасында ТР авыл хуҗалыгы министры, ТР көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов катнашты һәм чыгыш ясады.
Без бүген Зәйдә традициягә әйләнгән республиканың мәртәбәле көрәш турнирын үткәрәбез. Турнир тарихында без аны икенче мәртәбә кабул итәбез һәм без моңа бик шат.
Районда авыл җирлекләре җыеннары тәмамланды инде. Шәһәр территориясенә кергән оешмаларда очрашулар дәвам итә. Кичә үзәк китапханәдә «Инвестстройсервис», «Горзеленхоз», «Управдом» ширкәтләренең отчет җыелышлары булып үтте.
Иртәгә Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышлары узуы турында хәбәр иткән идек. Бил алышырга Татарстан шәһәр-районнарыннан, Россия төбәкләреннән 500гә якын көрәшче килә. Алар дүрт келәмдә 10 авырлыкта бил алышачак. Хәзерге минутта боз сараенда турнирга әзерлек эшләре бара: иртәгә булачак тантанага кабатлаулар башлана.