Зәйнең башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов тәкъдиме белән районда бөтен гаиләләрне саклау, аларның тату яшәве өчен кирәкле булган психологик яктан уңай шартлар тудыру буенча эшләүче төркем булдыру мәсьәләсе каралды. Район ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлфия Вәлишина биргән мәгълүматлар буенча, аерылышучыларның 44 проценты - әле бер гаилә булып биш ел да яшәмәгән парлар.
Россия Федерациясендә кино елы уңаеннан Югары Нәлем авылы клубында “Королева бензоколонки” исемле театраль күренеш тамашачылар тарафына тәкъдим ителде. Фильм-спектакльдә мәдәният, почта, агрофирма хезмәткәрләре һәм авыл хезмәтчәннәре катнашты.
Совет кинофильмнары һәрберсе үзгә, кабатланмас, тәрбияви көчкә ия. Зәй мәдәният йортлары әнә шул фильмнарны сәхнәләштереп күрсәтү белән гөрли, мәдәният хезмәткәрләре исә янып-ялкынланып, бер-берсен уздырып эшли
Районыбыз хуҗалыкларында минераль ашлама туплау дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 5000 тонна аммиак селитрасы кайтарылган. Шулай ук кырларга органик ашлама чыгару да дәвам итә. “Зәй шикәре” агрофирмасы 6000 тонна, “Восток” -1100 тонна, “Нива” хуҗалыгы – 6600 тонна ашлама чыгарган.
5-6 февральдә Казанда греко-рим көрәше буенча 1996-1998елда туган яшьләр, 1999-2000 елда туган кадетлар, 2001-2002,2003-2004,2005-2006 елда туган яшьүсмерләр арасында, спорт остасы И.М. Мухарлямовның 70 яшенә багышланган ачык республика турниры булып үтте. Анда 350 спортчы катнашты. Татарстаннан тыш Воткинск, Можга, Глазов, Октябрьский шәһәрләреннән дә көрәшчеләр катнашты.
Татарстанның Икътисад министрлыгы үз коллегиясен Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә уздырды. Чара икътисади яктан шактый катлаулы булган 2015 елга нәтиҗәләр ясауга багышланды. Киңәшмәдә катнашучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан тыш Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм федераль үзәктән дә шактый гына җитәкчеләр булуы исә җыелышның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ассызыклап күрсәтә торгандыр.
Кояшлы февральнең ял көне Зәйлеләрне урамга чакыра. Анда яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән “Кышкы уеннар” чарасы уздырылды. Зәйләр өчен кызыклы уеннар, бәйгеләр, ярышлар әзерләнгән иде. Барлык теләүчеләр чарада катнаша алды.
Кичә Зәйнең 7нче мәктәбендә “КЭС-Баскет” мәктәп баскетбол лигасының республика чемпионаты финал уеннарын ябу тантанасы үтте. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, танылган баскетболчы, Олимпия чемпионы Светлана Антипова яшь спортчыларга уңышлар теләделәр, чемпионатта иң-иңнәр җиңүен билгеләп үттеләр.
-6 февраль көнне Мамадыш шәһәрендә Анатолий Тарасов исемендәге Бөтенроссия “Алтын алка” турнирының финалы Мамадыш шәһәрендә үтте. Анда Зәйдән “Яшьлек” командасы чыгыш ясады һәм 3 урынны яулады.
Зәйдә шаяннар һәм тапкырлар клубының традицион уеннары булып үтте. Анда 5 команда катнашты. Уеннарның программасына: визитка, өйгә эш һәм разминка керде. Катнашучылар шаян һәм тапкырлык күрсәтеп тамашачыларның ихтибарын җәлеп иттеләр.