Зәйдә “Мәдәният хезмәткәрләре көнен” билгеләп үттеләр

2016 елның 26 марты, шимбә

25 март көнне “Ялта Зәй” чаңгы үзәге базасында мәдәният хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәре – “Мәдәният хезмәткәрләре көнен” билгеләп үттеләр. Район башлыгы һәм район башкарма комитеты исеменнән мәдәният хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады һәм Район башлыгы грантын откан хезмәткәрләргә таныклык һәм акчалата премия тапшырды. Шулай ук күп кенә хезмәткәрләр район башлыгының һәм район башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Игътибардан туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә югалып калмады. Илнар Фәнилович аларга да кулларын кысып бүләкләр тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе барлык мәдәният хезмәткәрләрен кайнар котлады һәм киләчәктә дә олы хезмәт һәм күңелле вакыйгаларга бай яшәтү өчен аларның хезмәтенә игътибар булачагын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International