25 мартта иске Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны Емелин Василий Петровичны 90 яшлек юбилее белән котладылар. Аңа чәчәкләр һәм бүләкләрне шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм ветераннар Советы җитәкчесе Марсель Хузин тапшырды. Котлауда шулай ук район мәдәният йорты, музей хезмәткәрләре һәм “Школьная” территориаль үзидарә җитәкчесе Татьяна Леонович катнаштылар.