25 мартта “Бердәм Россия” партиясенең кабул итү бүлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр. Ул бөтенроссия күләмендә үтә торган акция һәм Россиянең юристлар Ассоциясе ярдәме белән үткәрелә. Зәйдә юридик ярдәмгә мохтаҗ 7 кеше кабул ителде. Аларны Зәй нотариусы Дания Низамова һәм шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Айгөл Абдуллина, адвокатлар Айрат Асылгәрәев һәм Ксения Будринова кабул итте.