26 март көнне “Яр Чаллы” спорт үзәгендә ГТО нормасын тапшыру буенча 11 сыйныф укучыларының республика фестивале үтте. Анда Премьер-министр урынбасары, фән һәм мәгариф Министры Энгель Фаттахов катнашты һәм фестивальдә катнашучыларны кайнар котлады. Фестивальдә 45 муниципаль районнан 10 һәм 11 сыйныф укучылары катнашты: Емекеева И., Егоров А.-3 нче мәктәп, Белышева Ю. – Сәвәләй мәктәбе , Шәвәлиева Р.- татар гимназиясе, Хәсәнова Г., Султанов И. -4 нче мәктәп, Варламов И., Хаджаев А. -6нчы мәктәп, Иванов Э., Лопатина Ю. -7нче мәктәп укучылары , җитәкчеләре 1 нче мәктәп физкультура укытучысы Регина Рафисовна Краснова. Фестиваль нәтиҗәләре буенча,Шәвәлиева Рәмилә җиңел атлетика буенча 3 урынны алды. Зәй командасы призерлар составында кубок һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде.