24 мартта «Бердәм Россия” партиясе канаты астында предприятие һәм оешмалар арасында бадминтон буенча “Язгы волан” дип исемләнгән турнир үтте. Анда 50 артык спортчы катнашты. Зәй электр станциясеннән 10 спортчы катнашты. Кискен көрәштә җиңүче дип ГРЭС ның социаль үсеш бүлеге спорт инструкторы Павел Конюхов табылды. Павелны җиңүе белән кайнар котлыйбыз һәм спортта зур уңышлар телибез. Социаль үсеш төркеме