Үзәк китапханәдә ял көне чарасы үтте

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Үзәк китапханәнең татар бүлегендә, Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, “Тылсымлы китап дөньясы” дип аталган ял көне клубы үтте. Туган телен яраткан, китапка хөрмәт белән караган бала гына белемле, аңлы, әдәпле, тәрбияле, күркәм кеше булып үсә. Балалар бу көннең килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Слайд-презентациядән китапның борынгы заманнан бүгенге көнгә килеп җитү тарихын күзәттеләр. Китап күргәзмәсе аша татар балалар язучыларының китаплары белән таныштылар. Укучылар Г. Тукай М. Җәлил иҗаты буенча төзелгән викторинада актив катнаштылар. Кичә ахырында татарча мультфильмнар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International