ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2016 ел
җомга

Зәйдә каникуллар булуга карамастан һәр көнне муниципаль олимпиадалар үтә. Математика, рус теле, химия фәннәреннән инде үтте. Бүген “ярышлар” биологиядән булачак, ә дүшәмбе – физикадан.

Бүген 25 март көнне мәдәният хезмәткәрләре үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Аларның хезмәте- һәм көнне халык арасында булу, үзләренең белемнәрен һәм иҗат көчләрен халкыбызның рухи байлыгын саклап калуга, мәдәниятны тагын да үстерүгә юнәлтелгән.

Зәйдә спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елы уңаеннан күп кенә чаралар үтә. Шуның берсе кызлар командалары арасында волейбол ярышлары. Иң көчлеләр дигән исем өчен предприятие, оешма һәм учреңдение командалары ярышты.

Гаилә үзкыйммәтен ныгыту һәм демография мәсьәләләрен чишү максатыннан Татарстанда кәләшләр фестивале үткәрелә. Республикада үтәчәк беренче тур җиңүчесенә “Татарстанның бриллиант кәләше” дигән исем бирелә һәм җиңүче Россия күләмендә үткәреләчәк финал бәйгесендә катнашу хокукы ала.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе
24 мартта шәһәр мәдәният йортында Халыкара җир көненә багышланган “Агачлар-җир яме”дип аталган рәсем конкурсы үтте.
Хакимиятенең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Киңәшмә барышында, Зәй муниципаль районы башлыгының корупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе,террорчылыкка каршы комиссия секретаре Т.В.Токмакова 20015 елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясады.
2016 елның 23 мартында Җәүдәт Әхмәтҗановка куелган мемориаль такта чәчәк бәйләмнәренә күмелде. 1972 елның 23 ноябреннән 1977 елның 17 июленә кадәр Җәүдәт Әхмәтҗанов Зәй районы партия комитетының беренче секретаре булып эшли.

23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанның үзендә җитештерелә торган азык-төлек күләмен арттыру, әлеге продукциянең сыйфатын яхшырту һәм бу тармакта идарә системасын җайга салу... Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган куркынычсызлык советы утырышында нәкъ менә әлеге темалар турында үзара фикер алыштылар.

Зәй районында Казан Дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты студентлары белән үзәк мәйданга реконструкция үткәрү турында эскиз проектлары төзү буенча киңәштеләр.

Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә районның барлык педагоглары рус теленнән муниципаль диктант яза. Район башлыгы Разиф Кәримов инициативасы белән ул әлеге һөнәр ияләренең грамоталылыгын сынау, үз өсләрендә даими эшләргә этәрү максатын күздә тотып оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International