Районыбызның сөтчелек фермаларында сөт продукциясен арттыру өчен эш тукталып тормый. Бүгенгесе көнгә барысы 70,8 тонна сөт савып алына. Бу ай башыннан 2,2 тоннага артыграк.Бер сыерга 16 кг. сөт савыла. Шулай ук малларны җәйләүләргә чыгару буенча терлекчелек лагерьларын әзерләү эшләре алып барыла
Тиздән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Җиңү көне – безнең өчен иң зур, иң кадерле бәйрәм. Шәһәр-районда аңа әзерлек эшләре башланды инде. Берничә көн элек бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә зур киңәшмә узды.
21 апрель көнне шәһәребезнең 1 мәктәбендә сугыш ветераны Анна Ивановна Моисеева белән очрашу үтте. Ул балаларга әлеге очрашуның әһәмияте турында әйтте һәм сугышта булган гаят зур югалтулар, әлбәттә җиңүләр һәм Совет гаскәрләренең батырлыгы турында сөйләде.
Кичә, “Энергетик” мәдәният сарае сәхнәсендә гадәти булмаган үзәшчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы булды. “Спорт – тормыш рәвеше” шәһәр фестивале кыссаларында район Советы, башкарма коимтетлары хезмәткәрләре чыгыш ясады.
21 апрель көнне Мирный бистәсендә Туган тел көненә багышланган “Телне саклыйк” дигән кичә булды. Кичәдә катнашучылар төркемнәргә бүленеп бирем алдылар һәм аларга җавап эзләделәр. Г. Тукай, Л.Н. Тостой, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов әсәрләреннән төзелгән әлеге биремдә туган як, туган тел һәм туган җир турында әйтелгән күп кенә афоризмнарга җавап табылды.
20 апрель көнне “Энергетик” мәдәният сарае сәхнәсендә Чыбыклы театр коллективы Данил Салиховның “Мөгезле Мәүлихан” исемле спетаклен сәхнләштерде. Әлеге чыгыш “Театр яктылыкка илтә” – дип исемләнгән район театр фестивале кыссаларында үтте.
21 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәшгульлек үзәгендә Бөек шагырь Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан “Үлмәс шагыйрь” дигән әдәби кичә үткәрделәр. Очрашуда катнашучыларга “Шүрәле” поэмасын сәхнәләштерделәр. Тукай иҗатыннан күргәзмә тәкдим иттеләр.
20 апрельдә “Энергетик” мәдәният сарае сәхнәсендә медицина хезмәткәрләре һәм “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы чыгыш ясады. Аларның чыгышы “Спорт-яшәү рәвеше” район фестивале кыссаларында үтте һәм “Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елына” багышланды.
Сәләмәт яшәү рәвеше – барлык казанышларның нигезе: уку, эшләү, хәттә шәхси бәхет өчен. Сәләмәтлекне яшьтән кайгыртырга кирәк, барлык кагыйдәләренә туры китереп, вакытында ашарга, эшләргә, ял итәргә һәм әлбәттә, спорт белән шогельләнергә. 19 апрель көнне туган якны өйрәнү музеенда “Зәй чемпионнары” исемле презентация үтте.