Районыбызның сөтчелек фермаларында сөт продукциясен арттыру өчен эш тукталып тормый. Бүгенгесе көнгә барысы 70,8 тонна сөт савып алына. Бу ай башыннан 2,2 тоннага артыграк.Бер сыерга 16 кг. сөт савыла. Шулай ук малларны җәйләүләргә чыгару буенча терлекчелек лагерьларын әзерләү эшләре алып барыла. Быел 12 көтүлек булачак, шуның алтысы савым сыерлары өчен, ә алтысы яшь таналарныкы булачак.