Сәләмәт яшәү рәвеше – барлык казанышларның нигезе: уку, эшләү, хәттә шәхси бәхет өчен. Сәләмәтлекне яшьтән кайгыртырга кирәк, барлык кагыйдәләренә туры китереп, вакытында ашарга, эшләргә, ял итәргә һәм әлбәттә, спорт белән шогельләнергә. 19 апрель көнне туган якны өйрәнү музеенда “Зәй чемпионнары” исемле презентация үтте. Ул районда ”Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елына” багышланды. Чарага 1 мәктәпнең 2 сыйныф укучылары чакырылган иде. Оештыручылар алар белән спорт уеннары үткәрделәр һәм “Ну погоди!” фильмын карадылар.