Кичә, “Энергетик” мәдәният сарае сәхнәсендә гадәти булмаган үзәшчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышы булды. “Спорт – тормыш рәвеше” шәһәр фестивале кыссаларында район Советы, башкарма коимтетлары хезмәткәрләре чыгыш ясады. Бу зәйлеләрдә зур кызыксыну уятты, чөнки фестиваль ахырына якынлаша, ә җиңүчеләр әле билгеле түгел. Шулай да күренми торган фронт хезмәткәрләре сынатмады. Аларның һәм чыгышы уйланылган һәм урынында булды. Бигрәктә бию коллективы чыгышы зур кызыксыну уятты.