Тиздән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Җиңү көне – безнең өчен иң зур, иң кадерле бәйрәм. Шәһәр-районда аңа әзерлек эшләре башланды инде. Берничә көн элек бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә зур киңәшмә узды. Быелгы бәйрәм чаралары үткән ел дәрәҗәсеннән түбән булырга тиеш түгел, алар ныклы әзерлек, зур оешканлык белән үтәргә тиеш, дип белдерде район башлыгы. Шәһәрдә һәм авылларда нинди чаралар уздыру планлаштырыла соң? Гомумән, Җиңү көненә әзерлек уңаеннан нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк һәм нәрсәләр эшләнәчәк? Киңәшмәдә чыгыш ясаучыларның фикерләре газета укучыларыбызга да файдалы булыр дип уйлыйбыз. Ирина Бертман, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары: -Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршыларга әзерләнәбез. Без бу көнгә нинди саннар белән киләбез соң? Узган юбилей елын без 59 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1434 тыл хезмәтчәне белән каршы алсак, быелгы саннар шактый ким. 1 апрельгә безнең 44 ветераныбыз гына исәпләнә. Кызганычка каршы, алар саны көннән-көн кими. Шуңа карамастан, бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү алдагы еллардан ким булмаска тиеш. Моның өчен әзерлек чаралары инде башланды, бер генә оешма-учреждение, предприятие дә чаралардан читтә калмаячак. Районда үтәчәк мәдәни чаралар, тантаналар программасы матбугат чаралары аша халыкка җиткереләчәк. Ел саен “Георгий тасмасы” дип исемләнгән патриотик акция үткәрелә, быел аны үткәрүгә җәмәгатьчелек контроле аеруча көчле булачак. Хәзер Георгий тасмасын теләсә кайсы урынга тагу катгый тыела. Моңа кадәр аны машинага, сумкага, башка урыннарга кадап кую очраклары бар иде. Бу Бөек Җиңү символын хөрмәт итмәү булып санала. Символикага саксыз караган өчен Дәүләт Думасы штраф санкциясе кертү турында тәкъдим белән чыкты, суммалар аз түгел. Ветераннарыбызның сәламәтлеге, иминлеге - бүген иң актуаль мәсьәлә. Үзәк дәваханәдә 7 урынга бөтен уңайлыклары булган 4 палата әзерләнде. Авырып киткәндә, алар шул палаталарга салып савыктырыла. Ә гомумпрактика табиблары ветераннарның өйләренә барып күзәтү үткәрә, күзәтүләрдән соң индивидуаль программа нигезендә дәвалау-савыктыру чаралары күреләчәк. Бүгенге көнгә 43 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 89 сугыш толы, 230 тыл хезмәтчәне, балачакта фашизм тоткынлыгында булган 2 кеше медицина күзәтүләре узды. Шулай ук билгеләнгән тәртиптә безнең ветераннар Яр Чаллы, Казан госпитальләрендә тернәкләндерү курслары үтә алачак. Быел да безнең ветераннарыбыз 9 Май алдыннан Татарстан Республикасы Президенты үткәрәчәк очрашуда катнашачак. Римма Варламова, мәдәният идарәсе методисты: -Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның истәлеге бик күп сандагы һәйкәлләр, монументларда мәңгеләштерелгән. Сугышта катнашучыларга, тыл каһарманнарына, сугыш вакыйгалары уңаеннан куелган һәйкәлләр, композицияләрне тиешле тәртиптә тоту зарур. Районда шундый 72 объект исәпләнелә: алар арасында Советлар Союзы Геройлары Григорий Ларионов, Николай Майков, Алексей Васильев бюстлары, һәйкәлләр, стелалар бар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 4 объект – шәһәрдә Җиңү бульварына тыл хезмәтчәннәренә багышланган барельефлы композиция, Керәшен Мәлеме, Алмалы, Яңа Маврин авылларында һәйкәлләр куелды. Түбән Биш авылында иске һәйкәл яңа стелага алыштырылды, аның әйләнә-тирәсенә брусчатка җәелде, Туңылҗада яңа стела, Ал. Бистәсендә үзара салым акчасына, Якты Күл мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Никита Осипов истәлегенә истәлекле такталар урнаштырылды. Иске Зәй бистәсендә, Төги авылында һәйкәлләр яңартылды. “Елховнефть” ААҖ Иске һәм Яңа Маврин, Сәвәләй, Кара-Елга, Якты Күл, Үтәшкин, Чыбыклы, Суык Чишмә, Онбия, Ал. Бистәсе авылларында искергән һәйкәл, обелискларны төзекләндерде. Гомумән, 2015 елда Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан райондагы барлык һәйкәлләр, алар тирәсе ремонтланды. Әмма әле хәл итәсе проблемалар да бар. Ал. Бистәсендә һәйкәлгә керү урынын ремонтлау, Бохарайда постамент һәм стеланы, цокольны сылап буяу, Югары Шепкә, Имәнлебаш, Чыбыклы, Иске Пәлчикәүдә косметик ремонт, Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрыкта сугыштан соң үлгәннәрнең исемлеген яңарту, Кадердә агымдагы ремонт таләп ителә. Якты Күлдә солдат һәйкәле кителә, яңасын урнаштырасы бар, Икенче Бөгелдедә яңа һәйкәл төзү планлаштырыла. Кәдек, Сармашбаш авылларында исә фундаментны алыштырырга кирәк. Сәрия Батршина, мәдәният идарәсе башлыгы: -Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан районда ветераннар һәм зәйлеләр өчен бик күп төрле чаралар үтәчәк. Төп чаралар 8-9 майда булачак. Бу көнне барлык авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар узачак. 8 майда иртәнге сәгать 9да Иске Зәй бистәсендә һәйкәл янында митинг оештырыла, ә кичке сәгать 4тән 8гә кадәр биредә концерт, төрле уеннар оештырылачак. 9 майда шәһәрнең үзәк өлешендә бәйрәм чаралары иртәнге сәгать 8дән башланып, төнге 10да бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк. Иртәнге сәгать 8дә - җиңел атлетика эстафетасы, 8 сәгать 30 минутта хакимият бинасы каршында «Гамма Джаз» тынлы уен кораллары оркестры чыгыш ясаячак, шунда ук техник иҗат күргәзмәсе оештырыла. Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында митинг сәгать 10да башланачак. Ә төп мәдәни чаралар “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда узачак. Биредә Бигеш мәдәният йорты үзешчәннәре “Сталинград сугышы” дип исемләнгән театрлаштырылган күренеш, “Энергетик” Мәдәният сарае хезмәткәрләре “Привал” программасын тәкъдим итәчәк. Сәгать 1дә “Җиңү җырлары” караокесы, 15.00да -музыка мәктәбе, шәһәр һәм район мәдәният йортлары, “Энергетик” Мәдәният сарае коллективлары концерт программасы, 18.00да - татар эстадасы йолдызлары Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев, ә кичке сәгать 7дә Казаннан кавер-төркем чыгыш ясаячак. Кичке сәгать 9да барлык зәйлеләрне “Хәтер шәме” акциясенә кушылырга чакырабыз. Кичке 9 тулып 10 минутта яшьләр өчен программа. Елена Павлова, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы: –Безнең идарә каршында оешкан “Кайгырту” ирекле волонтерлар хәрәкәте 2000ләп яшь кешене берләштерә һәм аның әгъзалары Бөек Җиңүнең 71 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрүдә зур өлеш кертәчәк. Шул уңайдан районда “Җиңү волонтерлары” дип исемләнгән штаб төзелде. Ирекле хәрәкәт әгъзаларыннан торган берләшмә эше бу чорда биш юнәлешкә аеруча зур игътибар бирәчәк. Болар – һәйкәлләр һәм хәрби дан урыннарын чистарту, төзекләндерү, 12 көнлек бердәм эшчәнлекне оештыру, эзләнү эшләренә булышу, Бөек Ватан сугышы ветераннарына булышу, бәйрәм чараларына волонтерларны җәлеп итү. Быел да волонтерлар зиратлардагы кайгыртыр кешесе булмаган ветераннарның каберләрен чистартачак, андыйлар шәһәр-район зиратларында 100ләп исәпләнә. “Чиста тәрәзә”, “Горурлык” акцияләре ветераннарның өйләренә барып җыештыру, мемориаль такталарны тәртипкә китерү йөзеннән үткәрелә. 23 апрельдән «Георгий тасмасы» акциясе старт ала. Бәйрәм якынлашуны искәртеп, волонтерлар 5000ләп лента таратачак. Бәйрәм көннәрендә “Ветеранны йөртәм” акциясе кысаларында автомобильле яшьләрнең өлкән буынга үз транспортында хезмәт күрсәтүе шулай ук традициягә әйләнеп килә, быел да бу игелекле гамәлдән яшьләребез читтә калмас дип ышанабыз.