20 апрельдә “Энергетик” мәдәният сарае сәхнәсендә медицина хезмәткәрләре һәм “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы чыгыш ясады. Аларның чыгышы “Спорт-яшәү рәвеше” район фестивале кыссаларында үтте һәм “Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елына” багышланды. Сәләмәтлек саклаучылар “Айболит” роле аша тамашачыларга мавыктыргыч һәм истәлекле номерлар бүләк иттеләр, сәләмәт яшәү рәвешен алып барырга өндәделәр.