Зәй районы басу-кырларында пар җирләрен тырмалау эше дәвам итә: бүгенге көнгә әлеге җирләр 30240 гектар мәйданда тырмаланды. Арпа чәчү эше дә киң колач ала бара: барлыгы 3 меңгә якын гектарда арпа, 200 гектар мәйданда чөгендер, 800 гектарда берьеллык үлән чәчелде.
Бөек җиңүнең 71 еллыгы якынлаша. Аны районыбыз җәмәгатьчелеге зур күләмле, матур иттереп үткәрергә әзерләнә. Хәзерге вакытта шәһәребез мәктәпләрендә ветераннар Советы инициативасы белән сугыш ветераннарының мәктәп укучылары белән очрашуы үткәрелә. 20 апрельдә шундый очрашу 6 мәктәп укучылары белән булды.
20 апрель көнне Үзәк китапханәнең сәнгать залында Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичә булды. Г.Тукайның тормыш һәм иҗаты буенча сәяхәт кылдык.
Бөек шагырь Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә 19 апрель көнне Тонгузино авылында да үтте.Аны “Шатлык” сәләмәтләндерү үзәге һәм авыл клубы хезмәткәрләре әзерләде. Чарада һәркем үзенең яраткан шигырен, Тукайга карата мөнәсәбәтен һәм теләкләрен җиткерә алды.
Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш.
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда КФУның Алабуга педагогика институты укытучылары һөнәри ориенталашу кысаларында IV, IX-XI сыйныф укучылары өчен үзенчәлекле очрашу үткәрде.
Биш спорт мәйданчыгы, ике күпфатирлы йорт, ике участковыйлар йорты, ике ФАП һәм башка объектларны булдыру быелгы бурычлар исемлегенә кертелгән кайбер яңа төзелеш объектларының бер өлеше генә.
Җирле үзидарә көне уңаеннан ТР Дәүләт Советында һөнәри бәйрәмнәре алдыннан 2015 елгы эшчәнлек күрсәткечләре буенча Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Тантанада, аерым алганда, “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива” һәм “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырту” республика конкурслары лауреатлары бүләкләнде.
Чираттагы “Тукай укулары” ГРЭСта узды. ГРЭС хезмәткәрләренә Тукай шигырьләре, Тукай шигырьләренә язылган җырлар радиотапшыру формасында тәкъдим ителде. Туры эфирда шәһәребезнең мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
16 апрельдән республикада игелек атнасы старт алган иде. Аның кыссаларында “Игелек атнасы – игелекле эшләр#мәрхәмәтле Татарстан” – дигән акция башланды.