21 апрель көнне Мирный бистәсендә Туган тел көненә багышланган “Телне саклыйк” дигән кичә булды. Кичәдә катнашучылар төркемнәргә бүленеп бирем алдылар һәм аларга җавап эзләделәр. Г. Тукай, Л.Н. Тостой, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов әсәрләреннән төзелгән әлеге биремдә туган як, туган тел һәм туган җир турында әйтелгән күп кенә афоризмнарга җавап табылды. Аларны урынлы куллану өчен җөмләләр төзелде. Кыскасы катнашучылар күп нәрсәне белде, аңлады.