ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе
Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районы ветераннар Советы читтә яшәүче ялгыз өлкәннәрне барлап чыкты.

26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген  хакимиятнең зур залында муниципаль район башлыгы урынбасары   В.Г.Акатьев, даими комиссия рәисе Р.Н.Вәлиәхмәтов һәм депутатлар катнашында Зәй район   Советының  законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссияләре утырышы узды.

Г.Тукайның тууына 130 ел туу уңаеннан Үзәк балалар китапханәсе татар гимназиясенең 3-4 сыйныф укучылары белән “Тукайны укыганда” исемле конкурс үткәрде. Балалар шагырьнең тормышы һәм иҗаты турында презентация карадылар.
Бүген муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үтүче, Муса Җәлил исемеңдәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен бирү тантанасында катнаша.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы ТЭЦ ы актлар залында “Татэнерго”ның 85 еллыгына багышланган халык авыз иҗаты фестивале үтте. Анда барлыгы 11 команда катнашты.

25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген   хакимиятнең зур залында Зәй шәһәре башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә һәм Зәй шәһәре депутатлары катнашуында  Зәй шәһәре  Советының 9 нчы   утырышы узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бүген боралакта Зәй басу-кырларын әйләнеп чыгып, “Баграж” күле янындагы болында, инвестор Илшат Фәрдиев, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре, агрофирмалар, бүлекчәләр җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән очрашып, районда чәчү барышы, гамәлдәге программалар турында сөйләште, фикерләште. Кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде.
Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары П.А. Байрашев,хезмәт ветераннары, оешма җитәкчеләре катнашты.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре инде өченче мәртәбә «Бәрмәнчек» бәйрәмен үткәрделәр.

Шушы көннәрдә Мирный бистәсендә  Бөтендөнья сәламәтләндерү көненә багышланган “Бүген сәламәт булу заманча һәм мөһим эш”- дип аталган чара үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International