«Үлмәс шагыйрь»

2016 елның 22 апреле, җомга

21 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәшгульлек үзәгендә Бөек шагырь Габдулла Тукайга 130 ел тулу уңаеннан “Үлмәс шагыйрь” дигән әдәби кичә үткәрделәр. Очрашуда катнашучыларга “Шүрәле” поэмасын сәхнәләштерделәр. Тукай иҗатыннан күргәзмә тәкдим иттеләр. Шулай ук кичәдә музыка мәктәбе укытучылары әзерләгән җырлар да яңгырады. Кичәнең соңында “Туган тел” җырын җырлап таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International