6 июнь көнне Бөек рус шагыйре А.С. Пушкиның тууына 217 ел тула. Шул көнне билгеләп үтәргә шәһәр мәйданында рус теле бәйрәме үткәрелде. Ул “Күренмәгән юллар аша...” дип исемләнгән иде һәм театрлаштырылган формада үтте. Чарада балалар һәм өлкәннәр катнашты. Мәктәп яны балалар лагерыннан да катнашучылар бик күп иде. Чара бик тә күңелле һәм мавыктыргыч булды.