1 июньгә район хуҗалыкларында 17547 баш эре терлек исәпләнә, шуның 4717 се савым сыерлары. 2016 елның 1 январе белән чагыштырганда эре мөгезле терлек саны 747 башка арткан, шул исәптән 310 башы сыер саны. Агымдагы елның 5 аенда 10121 тонна сөт җитештерелгән, бу сан былтыргы белән чагыштырганда 240 тоннага күбрәк. 2016 елның 5 аенда тере үлчәүдә 1063 тонна эре мөгезле терлек үстерелгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 61 тоннага күбрәк.