Зәй сабан туенда катнашучыларга бик күп бүләкләр һәм кызыксындыру чаралары әзерләнгән. Гирь күтәрү, кул көрәштерү,шахмат, җиңел атлетика, аркан тарту, штанга күтәрүгә 500 дән артык истәлекле бүләкләр әзерләнгән. Абсолют батырга лаеклар кимендә 4 тапкыр район данын ярышларда күрсәткән спортчылар катнашачак. ГТО нормалары тапшырган зәйлеләргә шулай ук призлар каралган. Ярышларда катнашырга теләүчеләрне иртән һәрбер ярыш мәйданында кабул итәчәкләр, әлбәттә алдан язылу кирәк булачак.