Атларым-канатларым минем

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Зәйдә Сабантуе көнне иртән үк, Сабантуй буласын белдереп, халыкны паркка чакырып, шәһәр урамнары буйлап бизәлгән атлар узды. Бәйрәм исә ат чабышлары белән ипподромда башланып китте. Шунысы игътибарга лаек, әлеге объект булдыруга 20 ел, биредә утыртылган агач-куаклар шактый үсеп, аңа үзгәлек өсти. Ярышларны нәфис сүз осталарының Габдулла Тукай, Сөббух Рәфыйков исемендәге премияләренә ия Госман Мухамов аһәңле, мәгънәле итеп алып барды, атлар, аларның хуҗалары, тренерлар турында җылы, тәфсилле сөйләде. Тамашачы исә җайдакларга җан атып, көч биреп торды. Сабантуйның төп бизәкләренең берсе булып ат чабышлары саналган.Татарны атсыз күз алдына да китереп булмый. Гомумән, атлар иҗат кешеләрен рухландырган, канатландырган. Атларга киң юл ачканга җитәкчеләр, фермерлар, фанатларга рәхмәт, быел чабышларда 40 тан артык ат катнашты. Быел да, ипподромда гадәт буенча, ат узышларын понилар ачып җибәрде. «Буян » кушаматлы пони (җайдагы Светлана Хрипунова) беренче килде. Икенчедә - «Забава» (Екатерина Савельева). Өченчедә - «Барон» (Владимир Михайлов). 1200 метр арага Ринат Фәрдиев истәлегенә приз өчен чабышта быел да 7 ат катнашты. Анда «Дублер» (“Зәй” агрофирмасыннан, җайдагы Сергей Маркелов) финишка беренче килде, “Нива” ширкәтеннән «Сокол» (Данис Шарданисламов) -II , Мәрдамшин хуҗалыгыннан “Галант” кушаматлы ат III урында. 1200 метр арага ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүче җайдаклар (кызлар) ярышын да тамашачылар алкышларга күмде. Әлеге узышта финишка беренче булып “Капир” кушаматлы ат (Азалия Исмәгыйлова), икенче булып, “Алиса” (Виктория Романова), өченче булып исә “Диверия” (Зарина Хәкимуллина) килде. 2000 метр арага өч яшьлек һәм аннан зуррак чабышкылар арасында 6 ат старт алды. Әлеге узышны тамашачылар аеруча ярата. “Данфер” (Марат Нәфыков) кушаматлы ат беренче булып томырылды һәм финишка килүдә дә иң өлгере булды. Икенче һәм өченче урыннарны “Доза” (Илдар Сәлмәнов), “Джой” кушаматлы атлар бүлеште. Халыклар дуслыгы призына гарәп токымлы атлар шулай ук 2000 метр арага узышты. Анда «Лепесток» (Илдар Сәлмәнов) - I, «Кама» (Рамис Мәрданов) - II, «Орлик» (Чулпан Даутова) өченче булдылар. . Иң мавыктыргыч һәм тамашачылар яратып карый торган узышлар 2400 метр арага эш атлары арасында булды. Бу узышта үзләрен 14 ат сынады. Финишка беренче булып “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсеннән “Буян” кушаматлы ат (хуҗасы Николай Казаков, җайдагы Марат Нәфыйков) килде. «Чия» (Мансур Гыйззәтуллин) икенчедә, «Малыш» (Геннадий Ишмянов) өченчедә. Ярым токымлы атлар арасында исә узыш 2400 метр арага оештырылды. 8 ат арасыннан финишка томырылып “Честер” кушаматлы ат килде. Ат узышында ел саен Бура-Киртәдән Мансур Гыйззәтуллин улы Ансар белән катнаша һәм призлы урын ала. Әлеге узышта исә “Тигр” кушаматлы атта Ансар финишка - икенче, Эмил Фаратжанов исә «Гретта» атында өченче булып чабып килде. Җиңүче һәм призлы урыннар алучы атлар муенына Сабантуй сөлгеләре, аллы-гөлле тукымалар бәйләнде, ә җайдакларга, чабышкы хуҗаларын бүләкләр көтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International