«Татнефть» ААҖнең «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган “Факел” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры быел балаларны тагын бер өр яңа корпус белән каршы алды. Заманча корпус бүген тантаналы төстә ачылды. - Без яшь буын өчен тагын бер зур бүләк ясый алуыбызга шат. Максатыбыз -сәламәт, актив буын тәрбияләүгә уңайлы шартлар тудыру. Алга таба бу мөмкинлекләрнең кадерен белеп, аны кирәкле юнәлештә, сакчыл файдалану сездән тора. Исән-имин булыгыз, күңелле яллар үзегезгә, - дип мөрәҗәгать итте балаларга «Татнефть» ААҖнең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин. Ә Зәй районы территориясендә балалар ялы өчен шундый заманча шартлар тудырылган лагерь базасы булуның бик мөһим икәненә район башлыгы Разиф Кәримов басым ясады. - “Факел”ның даны еракларга таралган, биредә ял итүгә теләк белдерүчеләрнең саны елдан-ел арту шул хакта сөйли. Бу, беренчедән, биредә уңайлыкларны арттыруга “Татнефть”нең һәрчак зур игътибар бирүе белән бәйле булса, икенчедән, монда Зәй педагоглары нәтиҗәле эшчәнлек алып барулары белән билгеле. Без үз җирлегебездә шундый лагерь булуга шат, - диде ул. Үткән елларда “Факел” бер сменага 180шәр бала кабул итә алса, яңа корпус төзелү бер сменага килүче балалар санын 250гә җиткерү мөмкинлеге бирде. Моңа өстәп яңа корпуста физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга ял итү өчен уңайлыклар да тудырылган, махсус бер бүлмә тиешле таләпләр буенча эшләнгән, корпус тирәсе дә “Уңайлы мохит” программасына туры китереп ясалган. “Факел” базасы директоры Евгений Мишанин, белдерүенчә, монда барлык төзекләндерү эшләре җәйге балалар ялы башланганчы хәл ителгән. Яңа корпусны октябрьдә төзи башлап, 25 майга инде өлгертеп тә куйганнар. Шулай ук, лагерь территориясендә яңа спорт корылмалары барлыкка килгән. Хәзерге вакытта “Факел”да Әлмәт, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Зәй шәһәр-районнарыннан 242 бала ял итә.