Рамазан аена аяк бастык

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Госман Мифтахов, Яшел Үзән шәһәре:

– Рамазан – изге ай. Бу айда һәрбер мөселман игелекле гамәлләр кылырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә рамазан аенда үзенең рәхмәт ишекләрен ача. Кечкенә генә изге гамәл өчен дә бик зур әҗерләр бирә. Шуңа күрә, бу айда мөселманнар күбрәк изгелек кылып калырга тырыша. Ифтар да бер изгелек булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): “Әгәр дә берәү рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән. Никадәр күбрәк кешене чакырсаң, шулкадәр кешенең савабын үзеңә алачаксың, дигән сүз. Шундый әҗерләр, фазыйләтләр бар әлеге хикмәтле айда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International