Хөрмәтле зәйлеләр, шәһәребез һәм районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән милли бәйрәмебез – Сабантуй белән котлыйм. Татар халкының гасырлардан килгән традицияләре арасында Сабантуй аерым урынны алып тора. Язгы кыр эшләре төгәлләнүне билгеләгән бу бәйрәмдә халкыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм рухилыгына тиешле бәя бирелә. Юкка гына аны өмет, туендыручыбыз – җиргә хөрмәт һәм игенче хезмәтенә тугрылык бәйрәме дип атамыйлар. Елдан ел авыл хезмәтчәннәре үзләренең югары һөнәри осталыгын раслап киләләр, илнең иң мөһим мәсьәләсен хәл итәләр, бу изге эштә зур уңышларга ирешәләр. Бүген басу-кырларыбыз чиста ямь-яшел тигез тишелеше белән күзләрне иркәли. Күңел җылысын салып, намуслы хезмәте белән яңа уңышка үзеннән өлеш кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Быелгы Сабантуй һәркем күңелендә истә калырдай матур тантана булыр, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләрне саклау, аларны тагын да баетуга оптимизм һәм яңа көч бирер, республикабыз һәм туган төбәгебез иминлеге өчен изге эшләргә рухландырыр дип ышанам. Кадерле дуслар, Сабантуеның кабатланмас рухы сезгә чиксез шатлык бирсен, спорт ярышларының азарты күңелегезгә уңай эмоңияләр, физик көч өстәсен. Барыгызга да нык сәламәтлек, шатлыклар, тынычлык һәм иминлек, туган ягыбызның чәчәк атуы өчен иҗат уңышлары телим.
Разиф Кәримов, район башлыгы.