ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2016 ел
җомга

Мультфильм – хәрбер кешенең язмышы һәм тормышы аша үткән бер якты хәтирә. Без барыбыз да мультфильмнарны яратып, карап үстек. Шуңа балалар өчен ул тормыш рәвеше.


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ростсельмашның Татарстандагы официаль дилеры «Тарос» җаваплыгы чикләнгән оешмасы SP275 үзйөрешле сиптергеч агрегатын күрсәтәчәк. Ул 10 июнь көнне, көндезге сәгать 10 да, “Зәй шикәре” агрофирмасы Сәвәләй бүлекчәсе территориясендә булачак.

9 июнь көнне шәһәр мәдәният йортында балалар лагерына йөрүчеләр өчен “Могҗизалар кыры” оештырдылар. Ул рус әкиятчеләре әсәрләреннән төзелгән иде һәм Россиядә кино елына багышланды.

7 һәм 8 июньдә Үзәк балалар китапханәсендә 3 нче һәм 7 нче мәктәпяны лагеры балалары өчен “Пушкин әкиятләрен яхшы белүчеләр” әдәби турниры узды. Балалар бөек рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Шунысы мактауга лаек, балалар аның барлык әкиятләрен беләләр.

Татарстанның муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе, Татарстан Министрлар кабинеты 2016 елда “Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” дигән исемгә республика бәйгесе игълан итте.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәме белән бу көннәрдә күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 18 яшь зәйле Казанга “Әкият” курчак театрына барды

Бүген иң мәрхәмәтле хезмәт ияләре - Социаль хезмәткәрләр көне. Шул уңайдан Зәйдә халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә тантаналы чара узды.

Бүген Космос кинотеатрында А.С.Пушкинның “Акыллы дәресләр” дип аталган әкиятләр җыентыгын кинодан күрсәттеләр.
14 нче июендә «Новый Зай» редакциясе коллективы Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркта йөгерү буенча ачык тренировкалар акциясе үткәрә. Йөгерүне халыкара һәм Россия ярышлары җиңүчесе, җиңел атлетика буенча спорт мастеры, зур күләмле ярышларга әзерләүче тренер Валерий Лисов җитәкләячәк.

Александр Сергеевич Пушкинның тууына 217 ел уңаеннан 7 июнь көнне Т.Ялчыгол скверында Үзәк китапханә хезмәткәрләре әдәби чара үткәрделәр. Яшь укучыларыбызга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында әңгәмә уткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International