16 июнь көнне мәктәп һәм клуб яны лагерьларында йөрүче балалар өчен йөгерү буенча ярыш үткәрделәр. Ул балаларны сәләмәт яшәү рәвеше һәм спортка тарту өчен үткәреләгән чараларның берсе. Ярышларда 60 ка якын бала катнашты.
Соңгы вакытта тәмәке тарту олы бер проблемага әйләнеп бара. Сүз белән тәмәке тартуга каршы булсалар да ул начар гадәт безнең яшәү рәвешенә йогынты ясый.
Бүген хакимиятнең зур залында район Советының бюджет-финанс,иктисад үсеше һәм муниципаль милек даими комиссиясе утырышы булды. Анда 3 мәсьәлә каралды:
15 июньдә “Застава” хәрби-патриотик клуб базасында профильле смена ачылды. Анда 30 яшь Зәйле 7 көн буена “Созвездие” сәләмәтләндерү лагерында күнекмәләр алачак. 9-15 яшьлек яшьүсмерләрне күптөрле чаралар һәм мавыктыргыч уеннар көтә.
Бүгенгесе көнгә районыбыз хуҗалыкларында 200 баш бозау алынган, бу үткән ел белән чагыштырганда 10 башка күбрәк. Көнлек савым 75,9 тонна тәшкил итә – бер сыерга 17,1 кг. сөт савып алына. Июнь аеның 12 көнендә 2165 кг сөт арттырылган. Республика буенча район 15 урында бара.
Сәләмәт кеше – бәхетле кеше. Моның белән барыбыз да килешә. Ләкин һәрберербез аның өчен тырышамы? Бигрәк тә яшьәр арасында тәмәке тарту куркыта. Чөнки яшь организм начар гадәткә тизрәк бирешә.
Бүген Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә Зәй районы башлыгы каршында эшләп килүче спорт, туризм һәм физик культура буенча Советның күчмә утырышы узды. Аның биредә оештырылуы очраклы түгел: спорт мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башкарылды, утырышта катнашучылар зур төзекләндерү һәм үзгәртеп корудан соң мәктәп, анда тудырылган мөмкинлекләр, уңайлыклар белән таныштылар.
Бүген - элекке район башлыгы Ринат Фәрдиевның туган көне. Исән булса, аңа 60 яшь тулган булыр иде. Күркәм традиция буенча зәйлеләр аның исемен йөртүче паркта аның истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелды, бу олуг затны зур хөрмәт белән искә алды.
Район хуҗалыкларында бертуктаусыз терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 8200 гектар мәйданның 7170 гектары (87%) чаптырылган. 2600 тонна печән һәм 28 мең тонна сенаң салынган. Район буенча 8,9 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән, бер терлек башына 6,9 центнер тәшкил итә.
Россия Пенсия фонды ел саен уздырылучы “ Мәҗбүри пенсия иминияте буенча елның иң яхшы иминиятләүчесе” бәйгесенә йомгак ясады. Анда Россия Федерациясе субъектларыннан мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә взнослар түләүче 10 миллионнан артык эш бирүче катнашты.