15 июньдә “Застава” хәрби-патриотик клуб базасында профильле смена ачылды. Анда 30 яшь Зәйле 7 көн буена “Созвездие” сәләмәтләндерү лагерында күнекмәләр алачак. 9-15 яшьлек яшьүсмерләрне күптөрле чаралар һәм мавыктыргыч уеннар көтә. Алар төрле хәрби күнекмәләр алып, ГТО нормасын тапшырачаклар.