14 июньдә район мәдәният йортында эшләп килүче балалар лагерында төрледән-төрле уеннар оештырылды. Туп белән эстафета, ату, баскетбол, тупка утырып чабу, тиз йөгерүдә һәм кегля белән уеннар балаларның физик халәтен ныгытуда тәэсир ясый торган уеннар булды.
Россия көне әле бик үк өлкән бәйрәмнәр исәбенә керми, ләкин аның тарихы дәүләт бәйрәмнәре исәбенә кертелгән. Аның ничек килеп чыкканын һәм дәүләт бәйрәме буларак әһәмияте турында музей хезмәткәрләре 3 мәктәп яны лагерына йөрүчеләргә сөйләделәр.
Бүген илебездә зурлап Россия көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан “Энергетик” мәдәният йорты мәйданчыгында “Россия- минем туган илем!”-дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте.
12 июнь– илебез тарихында аерым әһәмияткә ия дата. Ул ирек, демократия кебек кыйммәтләр, Россия Федерациясенең киләчәктә дә чәчәк атуына омтылу белән тыгыз бәйләнгән. Бу бәйрәм – закон һәм гаделлеккә нигезләнгән халыкның тыныч һәм тату яшәү бәйрәме ул.
“Шатлык” социаль яклау үзәгендә Николай Михайлович Рубцов иҗатына багышланган шигырь бәйрәме үтте. Ул шагырьнең 80 яшьлек юбилеена багышланган иде.
12 июньдә, көндезге 10 сәгатьтә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта, Россия көненә багышланган велосипедчылар бәйрәме була. Ул “Велосабантуй -2016” дип атала. “Велосабантуй -2016” да барлык теләүчеләр катнаша ала.
Зәй районы хуҗалыкларында тулы күәткә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 5800 гектар мәйданда яшел масса чабылган. Шуның 1700 гектары печәнгә, 2900 гектары сенажга, ә 1200 гектары терлеккә ашату өчен.
10 июнь көнне Мирный бистәсендә Россия көненә багышланган веломарафон үтте. Ул бистәнең барлык урамнарыннан үтте һәм паркта тәмамланды. Марафонда катнашучыларны “Бердәм Россия” партиясенең Лесхоз бүлеге җитәкчесе Мария Гарәпшина котлады.
9 июнь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Ялчогыл скверенда, шәһәрнең 4 мәктәбендә эшләп килүче “Гагаринец”җәйге лагеренә йөрүче балалар белән очрашу вакытында “Россия- Родина моя” дип аталган танып белү сәгате үткәрделәр.