Терлек азыгы әзерләү дәвам итә

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Район хуҗалыкларында бертуктаусыз терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 8200 гектар мәйданның 7170 гектары (87%) чаптырылган. 2600 тонна печән һәм 28 мең тонна сенаң салынган. Район буенча 8,9 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән, бер терлек башына 6,9 центнер тәшкил итә. “Зәй” агрофирмасында 585 тонна печән, 4979 тонна сенаж әзерләнгән. “Зәй шәкәре” агрохуҗалыгында әлеге күрсәткеч 465 тонна һәм 6575 тонна тәшкил итә. “Восток”та - 387 тонна печән, 7838 тонна сенаж әзерләнгән. “Нива” хуҗалыгында 65 тонна печән, 2600 тонна сенаж салынган. Районда 4 азык әзерләү отряды эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International