Җәй-күп сөт чоры

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Бүгенгесе көнгә районыбыз хуҗалыкларында 200 баш бозау алынган, бу үткән ел белән чагыштырганда 10 башка күбрәк. Көнлек савым 75,9 тонна тәшкил итә – бер сыерга 17,1 кг. сөт савып алына. Июнь аеның 12 көнендә 2165 кг сөт арттырылган. Республика буенча район 15 урында бара. Көнлек савымны 80 тоннага җиткерү планы тормышка ашырырлык мәсьәлә. Аның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. “Зәй” агрофирмасында көнлек савымны 40 тоннага, ә “Нива” хуҗалыгында 8 тоннага җиткерү планлаштырыла. Сөт тапшыру 538,2 тонна тәшкил итә, шуның 244 тоннасы(45%) югары сортлы, ә 294 тоннасы 1 сорт(55%) белән тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International