Соңгы вакытта тәмәке тарту олы бер проблемага әйләнеп бара. Сүз белән тәмәке тартуга каршы булсалар да ул начар гадәт безнең яшәү рәвешенә йогынты ясый. Шуңа күрә музей хезмәткәрләре 15 июнь көнне 1 мәктәп яны лагерында йөрүче балалар өчен тәмәкенең нинди күләмдә кеше сәләмәтлеге өчен зыянлы икәнен ачыкладылар. Аларга статистика нигезендә төзелгән биремнәрне тәкдим иттеләр һәм аңа аңлатма бирделәр. Соңыннан тәмәке тартуга каршы протест плакатлары төзеделәр.