Россия Пенсия фонды ел саен уздырылучы “ Мәҗбүри пенсия иминияте буенча елның иң яхшы иминиятләүчесе” бәйгесенә йомгак ясады. Анда Россия Федерациясе субъектларыннан мәҗбүри пенсия иминиятенә һәм мәҗбүри медицина иминиятенә взнослар түләүче 10 миллионнан артык эш бирүче катнашты. Җиңүчеләр оешмада күпме кеше эшләвенә карап, 4 төрле категориядә билгеләнде. Татарстаннан коллективта 500 кешедән артык хезмәткәре булган оешмалар арасында 4 эш бирүче билгеләнде. Алар арасында 2015 елда “Иң яхшы иминиятләүче” исеменә лаек булган “Зәй шикәре” ААҖ бар. Бу көннәрдә аның директоры Шамил Минһаҗевка тантаналы шартларда район башлыгы Разиф Кәримов һәм Пенсия фондының Зәй бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин тарафыннан махсус диплом тапшырылды.