16 июнь көнне мәктәп һәм клуб яны лагерьларында йөрүче балалар өчен йөгерү буенча ярыш үткәрделәр. Ул балаларны сәләмәт яшәү рәвеше һәм спортка тарту өчен үткәреләгән чараларның берсе. Ярышларда 60 ка якын бала катнашты. Алар барысы да алдан килү өчен бөтен көчләрен куйдылар, ләкин җиңүче күп булмый. Шуңа күрә жюри 3 урын бирү белән чикләнде. 1урында-Богдан (“Подсолнушки” клуб яны лагерыннан); 2урында –Даниэль ( “Солнышко” мәктәп яны лагерыннан); 3 урында – Азиз ( “Подсолнушки” клуб яны лагерыннан). Җиңүчеләргә призлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.