Бүген Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә Зәй районы башлыгы каршында эшләп килүче спорт, туризм һәм физик культура буенча Советның күчмә утырышы узды. Аның биредә оештырылуы очраклы түгел: спорт мәктәбендә капиталь ремонт эшләре башкарылды, утырышта катнашучылар зур төзекләндерү һәм үзгәртеп корудан соң мәктәп, анда тудырылган мөмкинлекләр, уңайлыклар белән таныштылар. Утырышны район башлыгы Разиф Кәримов алып барып, анда сүз 2015-2016 елларда кышкы спорт сезоны, уку елы нәтиҗәләре, җәйге чорда спорт системасындагы эш турында барды, алар буенча проблемалар да күтәрелде. Киңәшләшеп эшләргә кирәк, киңәшле эш таркалмый. Чарада авыл җирлекләрендә спорт һәм физик культураның үзенчәлекләре буенча да фикерләшү булды.
Рәзимә Кашапова