“Энергетик” мәдәният сарае мәйданында “Учыбызда кояш” исемле проект тормышка ашырыла. Ул урта һәм яшь балалар өчен төрле бәйгеләр, театрлаштырылган күренешләр, сорау һәм җаваплар, “Энергетик” мәдәният сараеның иҗат коллективлары чыгышыннан гыйбәрәт.
Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Ульяна Макаровна Давыдовага 90 яшь тулды. Аны тәбрикләргә балалары, туганнары, якыннары килде. Район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Фәнүзә Николаева Ульяна апаны юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләк тапшырды.
Сәләмәтлекне саклау һәм кайгырту йөзеннән, организмга күбрәк дару үләннәренең файдалы икәнен таныту өчен район мәдәният йорты каршындагы “Подсолнушки” лагерына йөрүче балалар иске аэропорт тирәсендәге мәйданда булдылар һәм дару үләннәре җыйдылар.
19 июньдә “Энергетик” мәдәният сарае иҗат коллективлары Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта чыгыш ясадылар. Әлеге проект “Ял концерты” дип атала һәм инде күп еллар халыкка хезмәт итә.
17 июнь көнне Шыкмай авылында яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Нурдидә Сираҗетдиновага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга веренаннар Советы җитәкчесе Марсель Хуҗин, Тубән Биш җирле советы башлыгы Дамир Насретдинов, район автоклубы хезмәткәрләре һәм Түбән Биш китапханәчесе Л. Кузнецовалар килде.
Узган якшәмбедә православие динен тотучылар Тройсын бәйрәмен билгеләп үтте. Билгеле булганча, Тройсын керәшеннәрдә дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, халык бәйрәменә әверелгән, ул Яфрак бәйрәме дип тә йөртелә.
Районда терлек азыгы әзерләү югары темплар белән алып барыла, күпьеллыкларны беренче кат чабу тәмамланды. Басу-кырларда күпьеллыклар 8200 гектар мәйдан били. Районда барлыгы 2900 тонна печән әзерләнде, 30 меңнән артык тонна сенаж салынды. Район буенча бер баш терлеккә 9,1 центнер азык берәмлеге туры килә.
16 июньдә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен бию кичәсе оештырдылар. Чара 2 этапта узды.Башта “Әкият” клуб яны балалар лагерында йөрүчеләр төрле уеннарды катнаштылар. Соңрак бию бәйгесендә көч сынаштылар.
“Энергетик” Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көненә багышланган җылы эчтәлекле чара үтте. Сәламәтлек сагы хезмәткәрләрен район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, баш табиб Рим Әмиров, профсоюз рәисе Гүзәл Хәмидуллина тәбрикләп, төрле дәрәҗә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Үткән елдагыча, район хуҗалыкларында терлекчелек биналарын төзекләндерү эшләре башланып китте. Хәзерге вакытта бу эш “Нива” хуҗалыгында югары темп белән алып барыла. Анда хәзер 150 башка исәпләнгән бозаулар абзары һәм 200 башка эре мөгезле терлек бинасы сафка баса