ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

12 нче июльдә Баграж авылы җирлегенең Кашка-Тау үзәнендә “Питрау" бәйрәме үтте. Бәйрәмне район башлыгы Р.Г.Кәримов ачты. Анда “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры И.Ш.Фәрдиев,Мамадыш районы башлыгы А.П.Иванов, “Агросила Групп”ЯАҖ генераль директоры Ф.Г.Гәҗетдинов


12
июль, 2016 ел
сишәмбе
Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Питрау ул – табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә.

9
июль, 2016 ел
шимбә
2016 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган гаиләләр катнашты.

8
июль, 2016 ел
җомга
Бүген Зәй “Дуслык” яшьләр үзәгендә район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында наркотикларга көрәш комиссиясе үтте.“
Бүген «Дуслык» яшьләр үзәгендә район башлыгы Р.Г.Каримов,ведомостара комиссия әгъзалары, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашында хокук бозуларны профилактикалау эше буенча утырыш булды.
Зәйнең “Улыбка” ансамбле Россиянең төп мәдәни үзәге булып торган Петербург шәһәрендә үзләренең чыгышларын уңышлы күрсәтеп, “Талантлар солюты” халыкара фестивальдә грант-прига ия булдылар һәм тагын 5 номинациядә җиңү яуладылар.

7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Зәй районы Советы аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова Зәй шәһәрендә яшәүче Гатина Нина Григорьевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

6
июль, 2016 ел
чәршәмбе
Бүген Дәүләт Советы рәисе урынбасары ,“Яңарыш” фондының башкаручы директоры Татьяна Петровна Ларионова эш визиты белән Зәйдә булды. Т.П.Ларионова хакимиятнең зур залында үткән очрашу барышында Болгар ислам академиясе һәм Казан анасы иконасы соборы проектларын бик җентекләп презентацияләде.
Зәй районы агрофирмалары бүлекчәләрендә комбайннар парадлары үтте. Зәй игенчеләре шушы бер атна эчендә урып-җыюга җиң сызганып керешергә исәп тота. Комбайннар парадлары исә, зур эшкә тотыныр алдыннан техниканы тагын бер кат күзәтү, сынау максатын күздә тотып оештырылды. Районыбыз аграрийлары алдына район җитәкчелеге, «Агрокөчтөркем» ЯАҖ , «»Финагротрейд» оешмасы җитәкчеләреннән торган мәртәбәле комиссия бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу, һәр көннең кадерен белеп эшләү бурычын куйды.
5 нче июльдә мөселман халкы изге Ураза гаетен бәйрәм итте. Республиканың 1340 тан артык мәчетендә Ураза гаетенә кагылышлы бәйрәм намазларында якынча 154 меңнән артык кеше катнашкан, дип хәбәр итә татапр информ агентлыгы. Безнең Зәй шәһәре үзәк мәчетендә дә төп бәйрәм чарасы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International