Бүген Зәй районында мәктәпләрне яңа уку елына әзерлек буенча тикшерү төгәлләнә. Комиссия эшендә гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы, кулланучыларның күзәтү һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Комиссия 27 мәктәпне, 30 балалар бакчасын һәм башка балалар учреждениеләрен тикшерде.
Зәйдә урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара: көзге культуралар уңышын җыю төгәлләнде, арпа суктыру да тәмамланып килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 9 августка игеннәр 24100 гектарда җыеп алынган.
Бүген Зәйдә республика агропромкомплексына Инновацион технологияләр кертү буенча зур семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эре оешма җитәкчеләре, инвесторлар катнашты. Семинар урып-җыю эшләре баручы кырларны күзәтү, бәяләүгә, шикәр чөгендере, кукуруз, терлек азыгы үстерелүче кырларда кулланылучы алдынгы технологияләр, җир эшкәртү үзенчәлекләрен Зәй үрнәгендә өйрәнүгә багышланды.