1 июль көнне шәһәр мәдәният йорты янында эшләп килүче балалар лагерына йөрүчеләргә “Күңелле зоопарк” дигән мастер-класс үткәрелде. Анда шарлардан төрле җәнлекләр ясау серенә өйрәттеләр.
Бүген, 1 июль көнне шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм административ комиссия секретаре Тәлгать Кашапов катнашында ТИҮ җитәкчеләре белән киңәшмә үтте.
Быел политехник көллияттне 110 студент тәмамлады. Шуларның 19 ы кызыл диплом белән, ә 60ы экзаменнарны 5 ле билгесенә тәмамладылар. Иҗатта һәм спортта да уңышлар җитәрлек.
29-30 июнь көннәрендә музей хезмәткәрләре “Созвездие” һәм “Солнышко” балалар лагерында « Безнең тормышта коррупциягә урын юк”- дип исемләнгән чара үткәрделәр.
29 июньнән 2 июльгә кадәр Лаеш районында Татарстан Авыл-хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь кырларында "Идел буенда халыкара кыр көннәре" уза. Анда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, авыл хуҗалыгы белгечләре катнаша
Бүген Зәй төбәгендә яшәп тормыш итүче, хезмәт ветераны Андреев Анатолий Венедиктовичка 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде.
29 июньдә Мирный бистәсендә “Хәрәкәт – яшәү чыганагы” дигән фитнес сәгате үтте. Ул шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән наркотиклар куллануга каршы пропаганда кыссаоарында үткәрелде.
Зәйдә халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудыру -көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Районда Аксар, Поручик, Түбән Лоҗы, Бура-Киртә, Чыбыклы авылларында модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары, Сәвәләйдә табиб амбулаториясе сафка басып, халыкка хезмәт күрсәтә. Җиде авылда медпунктлар капиталь төзекләндерелде