Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының эш планы нигезендә кичә барлык мәгариф оешмаларында «Тормыш-көнкүреше куркынычсызлыгы” буенча ачык дәресләр үтте.
Шәһәр мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылды. 1 сентябрь көнне “Ачык ишекләр көне” барлык балаларны һәм әти-әниләрне җыйды. Чарада катнашучыларга “Беренче звонок – дәрескә чакыра” дигән шоу программа тәкъдим ителде.
Зәй политехник колледжына агымдагы уку елына 180 егет һәм кыз укырга килде. Аларны Белем көне белән котларга ТР Дәүләт Советы депутаты “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, район башлыгы Разиф Кәримов,. Илшат Әминов студентларга ТР Президенты Рөстәм Миннехановның котлау сүзләрен җиткерде.
Бүген барлык уку йортларындагы шикелле 7 мәктәптә дә белем бәйрәменә багышланган чаралар булды. Балаларны бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов килде.
Быелгы уку елында Зәй районы мәктәпләренә барлыгы 592 бала беренче сыйныфка укырга килде. Унберенче сыйныфта – 184, тугызынчы сыйныфта исә 531 малай һәм кыз укыячак. Политехник колледжда 180 егет һәм кыз беренче курс студенты булды
Бүген, 1 сентябрь көнне, хакимиятнең кече залында район иҗтимагый Советының чираттагы утырышы үтте. Анда 3 мәсьәлә каралды. Беренчесе – Аерым категорияле гражданнарны дарулар белән тәэмин итү;
Бүген, “Белем бәйрәмендә” “Уймак кыз” балалар бакчасында бәйрәм икеләтә шатлыктан торды. Аны балалар җәйге каникулга киткәч төзекләндерү эшенә керештеләр. Бинаның эченнән тышына кадәр яңарттылар.
31 августта “Электрон балалар бакчасы” программасы буенча балалар бакчасына балалар туплау тәмамлана. Зәй районында 24 мәктәпкәчә уку-укыту учрежденияләре санала. Аңа 2970 бала йөри. Авыл җирлекләрендә 8 мәктәпкә әзерләү группасы эшли.
Татарстан мәгарифенең бик күп мөһим юнәлешләрдә лидер булуы куаныч, ди ул. (Казан, 1 сентября, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия Белем көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Укучылар, аеруча 1нче сыйныфка баручыларны, студентлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, мәгариф системасында эшләүчеләр, педагогик хезмәт ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм.