Укучылар, аеруча 1нче сыйныфка баручыларны, студентлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, мәгариф системасында эшләүчеләр, педагогик хезмәт ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм. 1нче сентябрь – гомумхалык бәйрәме булды һәм шулай дәвам итә. Бу көн һәр кеше өчен бердәй якын. Яңа уку елына мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелде, сыйныф бүлмәләре үзгәртелде. Һәр җирдә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” иганәчелек акцияләре үткәрелде. Яңа уку елына бөтен республика, район, һәр гаилә әзерләнде. Белем көнен аеруча быел мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керүчеләр яки һөнәри белем үзләштерә башлаучылар дулкынланып көтеп ала. Быел районда парта артларына 5204 укучы утырачак, шуларның 592се - беренче сыйныф укучысы (498е – шәһәрдә, 94е – авылларда). 190 бала политехник колледның 1нче курс студенты булачак. Бүген шәхес өчен иң төп сыйфат булып инициативалылык, иҗади фикерләү сәләте, стандарт булмаган чишелешләр таба белү тора. Менә шундый мөһим күнекмәләрне мәктәп эскәмиясеннән тәрбияләүгә юнәлтелә безнең көч. Без Зәйнең яшь граҗданины тирән белем алсын, үз сәләтен тормышка ашырсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Мин тупланган тәҗрибә, зирәк акыл, менә дигән һөнәри сыйфатларга таянып, безнең педагоглар алга таба да яшь буынны тирән белемле итү мәсьәләләрен уңышлы чишәр дип ышанам. Кеше нинди генә биеклекләргә ирешмәсен, аңа юл башы мәктәптә салына. Белем көне уңаеннан котлап, укучыларга тырыш булырга, яңалыкка омтылырга чакырам, уку теләгенең беркайчан да сүрелмәвен телим. Укытучыларга, мәгариф системасы хезмәткәрләренә үз эшләрен бирелеп башкарганнары өчен рәхмәт белдерәм. Быелгы уку елы яңа иҗади уңышлар, һөнәри җиңүләр елы булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхет, иминлек телим! Бәйрәм белән, хәерле юлга!
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.